news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин Әсгать Сәфәровны «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены белән бүләкләде

Россия Президенты Владимир Путин Татарстан Президенты аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәровны III дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены белән бүләкләү турындагы указга кул куйды. Документ хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында чыкты.

«Ирешелгән хезмәт уңышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен Сәфәров Әсгать Әхмәт улын III дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены белән бүләкләргә...», диелә документ текстында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100