news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин арттырылган социаль түләүләр турында доклад тәкъдим итүне сорады

Россия Президенты Владимир Путин РФ хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяковтан арттырылган социаль түләүләрне бирү эшенең ничек җайга салынуын аңлатуны сорады. Бу хакта Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

« <…> барыннан да элек Антон Олегович Котяковка мөрәҗәгать итәм, <…> социаль түләүләр буенча эш ничек бара, без аларны 1 февральдән 11,9 процентка арттырдык, фактик инфляция буенча», – диде дәүләт башлыгы. Ул түләүләрнең артуы гомумән алганда 16 миллион кешегә кагылуын билгеләп үтте.

«Антон Олегович, акча бар, чыганак билгеле, Хөкүмәт барлык мәсьәләләрне хәл итте. Техник яктан эш ничек бара?» –  дип өстәде Путин.

1 февральдән 40 төрдән артык түләү индексацияләнде, шул исәптән ана капиталы. Аерым алганда, беренче балага бирелә торган ана капиталының күләме 587 мең сумга кадәр җиткән, бу 2022 ел белән чагыштырганда 62,5 мең сумга күбрәк.

Моннан тыш, 1 февральдән балалы гаиләләргә пособиеләр, инвалидларга һәм ветераннарга түләүләр 11,9 процентка арттырылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100