Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Путин армиягә язгы чакырылыш турындагы указны имзалады
Россия Президенты Владимир Путин армиягә язгы чакырылыш турындагы указны имзалады. Документ хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган.
«2023 елның 1 апреленнән 15 июльгә кадәр запаста тормаган һәм 1998 елның 28 мартындагы «Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турында» 53нче Федераль закон нигезендә хәрби хезмәткә чакырылырга тиешле 18-27 яшьлек 147 000 РФ гражданын хәрби хезмәткә чакыруны тәэмин итәргә», - диелә указда.
Элегрәк Дәүләт Думасының Оборона комитеты башлыгы Андрей Картаполов язгы чакырылыш вакытында яңа гына армиягә алынган кешеләр Россиянең яңа төбәкләренә хезмәт итәргә җибәрелмәячәк дип ышандырган иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз