news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин армия берләшмәләренә җитәкчелек итүчеләрне Яңа ел белән котлады

Путин армия берләшмәләренә җитәкчелек итүчеләрне Яңа ел белән котлады
Фото: kremlin.ru

РФ Президенты Владимир Путин Яңа ел алдыннан армия берләшмәләренә җитәкчелек итүчеләрне якынлашып килүче бәйрәм белән котлады. Кремльнең рәсми вәкиле Дмитрий Песков шулай дип белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

«Президент Путин Яңа ел алдыннан армия берләшмәләренә җитәкчелек итүчеләрне котлады», - дип хәбәр итте дәүләт башлыгының матбугат секретаре.

Шул ук вакытта, Песков ачыклык керткәнчә, биредә көньяк, үзәк, көнбатыш, көнчыгыш, шулай ук Херсон һәм Запорожье юнәлешләренә җитәкчелек итүчеләр хакында сүз бара. Россия лидеры хәрби җитәкчеләрне телефон аша тәбрик итте.

Украинада махсус хәрби операция РФ Президенты Владимир Путин карары белән 2022 елның 24 февраленнән бирле үткәрелә. РФ Хөкүмәтендә күп тапкырлар белдерүләренчә, махсус операция тиешле максатларга ирешкәнче дәвам итәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot