news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин, Анкарада теракт булу сәбәпле, Эрдоганга кайгы уртаклашуын белдерде

Россия Президенты Владимир Путин Казанда узган БРИКС саммиты кысаларында Төркия коллегасы Рәҗәп Тайип Эрдоган белән очрашу уздыра. Очрашуда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та катнаша.

Сөйләшүләр башланыр алдыннан Россия лидеры Төркия Президентына бүген Анкарада теракт булу сәбәпле кайгы уртаклашуын белдерде.

«<...> эшли башлаганчы, мин теракт булу сәбәпле кайгы уртаклашуымны белдерергә телим. <...> Сез моңа карата безнең мөнәсәбәтне беләсез: нинди генә мотив белән эшләнгән булмасын, без мондый күренешләрне хупламыйбыз», - дип ассызыклады РФ Президенты.

Элегрәк билгесез кешеләр Әнкарада урнашкан Төркия Tusaş аэрокосмик корпорациясе бинасына һөҗүм итте. Өч кеше һәлак булды, бишесе имгәнде. Өч террорчының икесен юк иткәннәр, өченчесе корбаннарны тоткынлыкта тотуын дәвам итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot