Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Путин, Андрей Стенинның туганнары һәм якыннарына кайгы уртаклашу сүзләрен белдерде
«Россия сегодня» ХМА фотохәбәрчесе Андрей Стенин Украинада Донецк тирәсендә һәлак булган
(Казан, 3 сентябрь, «Татар-информ»). Владимир Путин, фотохәбәрче Андрей Стенинның һәлак булуы уңаеннан, туганнарына һәм якыннарына кайгы уртаклашу сүзләрен белдерде, дип хәбәр итә Кремль матбугат хезмәте.
Искәртеп узабыз: «Россия сегодня» Халыкара мәгълүмат агентлыгы фотохәбәрчесе Андрей Стенин Украинада, Донецк тирәсендә һәлак булган.
“Безнең хезмәттәшебез фотохәбәрче Андрей Стенин һәлак булган. Ул пленда булмаган”. – дип белдерде «Россия сегодня» Халыкара мәгълүмат агентлыгы генераль директоры Дмитрий Киселев.
“Ул бер ай элек редакция биремен үтәргә барганда машинада һәлак булган. Донецк янында ул утырган автомобильгә атканнар һәм ул янган. Бүген экспертиза нәтиҗәләре билгеле булды: бу машинада, чыннан да, 33 яшьлек яшь һәм тормыш сөючән егет, үз эшенең остасы Андрей Стенин булган”, - диелгән хәбәрдә.
Украинаның көнчыгышында эшләгән фотохәбәрче Стенин август башында хәбәрсез югалган иде, бүгенге көнгә кадәр аның язмышы билгесез булды.
(Фотосурәт ria.ru сайтыннан алынды).
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз