news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин Андрей Курносенконы Россия эчке эшләр министрының беренче урынбасары итеп билгеләде

Россия Президенты Владимир Путин полиция генерал-лейтенанты Андрей Курносенконы Россия эчке эшләр министрының беренче урынбасарын итеп билгеләде. Шул хактагы указ РФ рәсми хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган.

«Полиция генерал-полковнигы Горовой Александр Владимировичны Россия Федерациясе эчке эшләр министрының беренче урынбасары вазифасыннан азат итәргә. Полиция генерал-лейтенанты Курносенко Андрей Анатольевичны Россия Федерациясе эчке эшләр министрының беренче урынбасары итеп билгеләргә, аны биләгән вазифасыннан азат итәргә», - диелә указда.

Элегрәк Курносенко Россия Эчке эшләр министрлыгының икътисади иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе башлыгы иде. Ул бу вазифаны 2015 елдан бирле биләде.

news_right_1
news_right_2
news_bot