news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин ана капиталы бирү турында карар чыгару вакытын ике тапкырга кыскартты

Россия Пенсия фонды ана капиталы бирү турындагы гаризаны 15 көн эчендә карарга тиеш.

(Казан, 31 октябрь, “Татар-информ”). Россия Президенты Владимир Путин Пенсия фондында ана капиталы бирү турындагы гаризаны карау вакытын ике тапкырга – бер айдан 15 көнгә кадәр кыскарту турында законны имзалады.

“Балалары булган гаиләләргә дәүләт ярдәме өстәмә чаралары турында”гы Федераль законның 5а маддәсенә үзгәрешләр кертү турында”гы Федераль закон 18 октябрьдә Дәүләт Думасында, 24 октябрьдә Федерация Советында хупланды.

Документ Рәсми хокукый-мәгълүмат интернет-порталында басылып чыкты.

Россиядә икенче һәм аннан соңгы балалары туган гаиләләргә ана капиталы бирү 2007 елдан алып барыла. Баштан ул 2019 елга кадәр каралган иде. аннан Путин тагын өч елга, 2021 ел ахырына кадәр озайтты.

  • Социаль мәсьәләләр буенча вице-премьер Татьяна Голикова ана капиталы программасының 2021 елдан соң да озайтылу мөмкинлеген анонслады.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot