news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин Алинә Заһитованы Дуслык ордены белән бүләкләде

Россия Президенты Олимпиадада зур уңышларга ирешкән Россия спортчыларына дәүләт бүләкләре тапшырды.

(Казан, 1 март, «Татар-информ»). Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Мәскәү Кремлендә Пхёнчханда узган XXIII кышкы Олимпия уеннары җиңүчеләре һәм призерларына дәүләт бүләкләре тапшырды. Алар арасында фигуралы шуучы Алинә Заһитова һәм чаңгычы Андрей Ларьков та бар, дип хәбәр итә Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте.

Тимераякта фигуралы шуу буенча Олимпия чемпионы Алинә Заһитова Дуслык ордены белән бүләкләнде.

Россия Президенты чаңгы ярышлары буенча көмеш һәм бронза медальләр яулаган Андрей Ларьковка Беренче дәрәҗә «Ватан алдындагы хезмәтләре өчен» ордены медален тапшырды.

Шунысын да искәртик: гомуми зачетта Россия спортчылары 13 нче урында, алар 17 медаль (шуларның икесе – алтын, алтысы – көмеш, тугызы – бронза) яулады. 

news_right_1
news_right_2
news_bot