news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин Алексей Заикага 3 класслы юстиция дәүләт киңәшчесе исемен бирде

Россия Президенты Владимир Путин Татарстан прокурорының беренче урынбасары Алексей Заикага 3 класслы юстиция дәүләт киңәшчесе исемен бирү турындагы указга кул куйды. Тиешле указ хокукый мәгълүматның рәсми порталында басылып чыкты.

Алексей Заика тумышы белән Мәскәүдән, Россия Эчке эшләр министрлыгының Мәскәү юридик университетын тәмамлаган. 2020 елдан ул ТР прокурорының беренче урынбасары вазифасын башкара.

news_right_1
news_right_2
news_bot