news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин алдагы сайлау нәтиҗәләре буенча абсолют саннарны узган

Владимир Путин 2000 елда - 39 млн 740 мең 434, 2004 елда - 49,5 млн, 2012 елда - 45 млн 602 мең 075 тавыш җыйган булган.

(Казан, 19 март, “Татар-информ”). Россия Президентына кандидат буларак, Владимир Путин моңа кадәр узган сайлаулардагы абсолют саннарны узган. Протоколларның 87,13 процентын эшкәрткәннән соң, ул 45,7 млн сайлаучының тавышын җыйган. Бу турыда Интерфакс хәбәр итә.

2012 елгы сайлау вакытында Путин 45 млн 602 мең 075 тавыш яки 63,6 процент җыйган булган.

Путин шулай ук 2000 елдагы сайлау нәтиҗәсен дә узган. Ул вакытта 39 млн 740 мең 434 тавыш исәпләнгән.

2004 елда узган сайлау вакытында Владимир Путин өчен 49,5 млн кеше тавыш биргән.

news_right_1
news_right_2
news_bot