Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Путин Альберт Суяргуловны Татарстан прокуроры итеп билгеләү турындагы карарны имзалады
Россия Президенты Владимир Путин бүген Альберт Суяргуловны биш елга Татарстан прокуроры билгеләү турындагы карарны имзалады. Бу документ хокукый мәгълүматның рәсми порталында чыкты.
Татарстанның элеккеге прокуроры Илдус Нәфыйков шул ук карар белән Мари Эл Республикасы прокуроры вазифасына билгеләнде.
Билгеләп үтелгәнчә, документ имза куйган вакыттан, ягъни 2023 елның 29 сентябреннән үз көченә керә.
Яңа билгеләнү турында Федерация Советының 551нче утырышында билгеле булды. Ул вакытта Конституция законнары һәм дәүләт төзелеше комитеты рәисе Андрей Клишас хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасының яңа прокуроры Альберт Суяргулов булачак. Элек ул Санкт-Петербург прокуроры урынбасары вазифасын башкарган. Татарстанның элеккеге прокуроры Илдус Нәфыйков Мари Элда күзәтчелек ведомствосын җитәкләячәк.
Альберт Суяргуловка 41 яшь. Хәзерге вакытка кадәр Альберт Суяргулов Санкт-Петербург прокуроры урынбасары вазифасын башкарган. Ул Санкт-Петербург Хәрби-диңгез институтын тәмамлаган, ә аннары Санкт-Петербург дәүләт университетында югары юридик белем алган.
Ул прокуратурада карьераны Ленинград өлкәсенең күзәтчелек ведомствосындагы Всеволожск шәһәр прокуроры ярдәмчесе итеп башлый. 2012 елда Санкт-Петербургның Выборг районы прокуроры урынбасары булып эшли. 2017 елдан 2022 елга кадәр ул Санкт-Петербург прокуратурасының федераль законнарын үтәүне күзәтү идарәсе җитәкчесе була. 2022 елның декабреннән 2023 елның сентябренә кадәр Санкт-Петербург прокуроры урынбасары вазифасында эшләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз