news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин Актаудагы авиаһәлакәттән соң Алиевка кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерде

Россия Президенты Владимир Путин, Азәрбайҗан Президенты Илһам Алиевка шалтыратып, Азәрбайҗан компаниясе очкычының Актау шәһәре янында авиаһәлакәткә юлыгуына бәйле рәвештә кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы РФ Президентының матбугат секретаре Дмитрий Песковка сылтама белән хәбәр итә.

«Кызганыч ки, Азәрбайҗан Президенты Алиев Санкт-Петербургтан китәргә мәҗбүр булды. Путин аңа шалтыратып, Актауда Азәрбайҗан самолетының һәлакәткә юлыгуына бәйле рәвештә кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерде инде», - диде Песков журналистларга.

25 декабрьдә Бакудан Грозныйга очкан Azerbaijan Airlines очкычы Казахстанның көнбатышындагы Актау шәһәре янында һәлакәткә юлыкты. Росавиация мәгълүматлары буенча, кошлар көтүенә бәрелгәннән соң һава судносы командиры запас аэродромга – Актауга - төшәргә карар кылган. Якынча мәгълүматлардан күренгәнчә, самолетта 62 пассажир һәм 5 экипаж әгъзасы булган. Казахстан Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, 28 кеше исән калган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100