news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин Аксубайда яшәүче студент кызга гадел һәм ярдәмләшеп яшәргә киңәш иткән

Елизавета Крайнова “Россия ирекле хезмәткәре 2018” бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасында булды.

(Казан, 13 декабрь, “Татар-информ”). Аксубай районыннан студент кыз Елизавета Крайновага Россия Президенты Владимир Путин гадел һәм ярдәмләшеп яшәргә киңәш иткән.  Бу хакта “Аксубай” газетасы яза.

Елизавета Крайнова быел “Россия ирекле хезмәткәре 2018” бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасына барды. Студент кызга Россия дәүләте башлыгы белән шәхсән аралашу мөмкинлеге булган. “ЦСКА Арена” коридорларында ул һәм тагын дүрт волонтер студент Владимир Путин белән очраша һәм һәркайсы үз планнары турында сөйли.

Президент аларга яхшы эшләр һәм проектлар башкаруда яшьнең әһәмияте юк, дип белдерә.

“Сиңа ничә яшь икәне мөһим түгел. Теләсә-нинди яшьтә волонтерлык хәрәкәтендә катнашырга, проектларыңны булдырырга була. Иң мөһиме, кешеләр белән гадел булырга һәм кулыңнан килгән кадәр булышырга кирәк”, - дигән Президент. 

news_right_1
news_right_2
news_bot