news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин АКШ хәрби көчләренең Россия чикләренә туплануы турында хәбәр итте

АКШ Россия чикләренә таба актив хәрәкәт итә, Европа Берлегендәге партнерлары кебек Киев режимын хуплауларын дәвам итәләр. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин белдерде.

Саклану министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында ул билгеләп үткәнчә, Көнбатыш үзенең агрессив максатларын яшерми инде һәм Россиягә каршы гибрид сугышка торган саен күбрәк илләрне җәлеп итә. Трансляцияне Кремль матбугат хезмәте уздырды.

«Үз көчләрен безнең чикләргә туплыйлар. Финляндияне НАТОга җәлеп иттеләр, Швециянең керүе көтелә. Ә Горбачевка, бер дюйм да Көнчыгышка якынаймаячакбыз, дип вәгъдә бирделәр. Менә шундый партнерлар. Оятсыз рәвештә даими алдыйлар һәм агрессив характерларын яшермиләр. Көнбатыш Россияне тыеп калу стратегиясеннән һәм Украинадагы агрессив максатлардан баш тартмый. Һәм без махсус операция максатларыннан баш тартырга җыенмыйбыз», - диде ул.

Путин белдергәнчә, Россия Кораллы көчләре вазгыятьне контрольдә тота һәм махсус хәрби операция башында куелган бурычларны уңышлы үтәүне дәвам итә. Ул барлык катнашучылардан һәлак булган хәрбиләрне бер минутлык тынлык белән искә алуларын сорады.

Искәртик, 14 декабьдә тулы элемтә вакытында дәүләт башлыгы хәбәр иткәнчә, махсус операция Россия Украинаның тулы денацификациясенә һәм демилитаризациясенә ирешкәч тәмамланачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100