news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин академик Евгений Велиховны 85 яшьлек юбилее белән котлады

Президент галимнең ил икътисады һәм оборона потенциалын ныгытуга зур өлеш кертүен билгеләп үтте.

(Казан, 2 февраль, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин РФА академигы, «Курчатов институты» милли тикшеренү үзәгенең мактаулы президенты Евгений Велиховны юбилее белән котлады. Телеграмма Кремль сайтында урнаштырылган.

«Сез зур галим, илебез теоретик физика мәктәбенең чын вәкиле, һөнәри эшчәнлегегезне фәнгә, кешеләргә, Ватанга хезмәт итүгә багышладыгыз», — диде Путин юбилярга мөрәҗәгать итеп.

Дәүләт башлыгы галимнең илнең Фәннәр Академиясе һәм Курчатов институты үсешенә, шулай ук ил икътисады белән оборона потенциалын ныгытуга һәм профильле югары белем бирүне камилләштерүгә юнәлтелгән масштаблы бурычларны тормышка ашыруга нәтиҗәле шәхси өлеш кертүен искәртте.

news_right_1
news_right_2
news_bot