Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Путин әйтүенчә, әлегә Украинаның низагны тыныч юл белән төгәлләргә җыенганы күренми
Әлегә Россия Украинаның низагны тыныч юл белән төгәлләргә әзер булуын күрми. Бу хакта РФ Президенты Владимир Путин туры эфир барышында әйтте.
«Хәзер алар низагны тыныч кына тәмамлаудан баш тарта. Ләкин без, шул исәптән, Киев режимы ягыннан да, ниндидер диалог алып барырга әзер булулары турында билгеле бер сигналларны күрәбез һәм беләбез», – диде Илбашы.
Путин Россиянең бу низагны тыныч юл белән тәмамларга әзер торганын һәм теләгәнен искәртте.
«Минем тарафтан узган елның июнендә РФ Тышкы эшләр министрлыгында әйтелгән принциплар нигезендә һәм шушы кризиска китергән сәбәпләрне юкка чыгару өчен дә», – дип тәгаенләде ул.
РФ Президенты низагның 2014 елда Украинадагы дәүләт борылышы һәм барлык проблемаларны «Минск килешүләре» нигезендә хәл итүгә кагылышлы алдаудан башланганын искәртте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз