news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин аеруча сәләтле студентларга грантлар санын арттырырга кушты

Указ проекты 31 октябрьгә кадәр тәкъдим ителергә тиеш.

(Казан, 2 август, "Татар-информ"). Россия Президенты Владимир Путин магистратурага кергән студентларга аеруча сәләтләрен күрсәткән өчен грантлар санын арттырырга кушты. Хөкүмәткә тиешле йөкләмә Кремль сайтында бастырылган. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

"РФ Президентының “Аеруча сәләтләрен күрсәтүчеләргә дәүләт ярдәме чаралары турында" 2015 елның 7 декабрендәге 607 номерлы указы белән гамәлгә куелган грантларның гомуми санын 2020/21 уку елыннан 5000 дән 6500 гә кадәр арттыруны күздә тоткан указы проектын тәкъдим итү", - диелә документта.

Йөкләмә буенча, өстәмә 1500 грант "Аеруча сәләтләрен күрсәткән һәм югары белем бирү мәгариф оешмаларына, магистратура программалары буенча көндезге формада укырга федераль бюджетның бюджет ассигнованиеләре, РФ субъектлары һәм җирле бюджетлар хисабына кергән затларга" бирелергә тиеш.

Указ проекты агымдагы елның 31 октябренә кадәр тәкъдим ителергә тиеш.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100