Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Путин «Абилимпикс» чемпионатында катнашучыларга: Батырлыгыгыз белән горурланабыз
Россия Президенты Владимир Путин Татарстан башкаласында махсус хәрби операциядә катнашкан инвалидлар арасында узучы «Абилимпикс» һөнәри осталык чемпионатында катнашучыларны һәм кунакларны сәламләде. Мөрәҗәгать тексты Кремль сайтында урнаштырылган.
«Казанда махсус хәрби операциядә катнашканда каты яраланган, әмма бирешмәгән, алга таба да намус белән эшләргә, Ватанга файда китерергә омтылучылар арасында һөнәри осталык чемпионаты ачылу уңаеннан сезне сәламлим», – дип билгеләп үтте дәүләт башлыгы.
«Кадерле дуслар! Без сезнең батырлыгыгыз, кыюлыгыгыз, Ватанга фидакарьләрчә хезмәт итәргә омтылуыгыз белән чын күңелдән горурланабыз. Сезгә барлык эшләрегездә уңышлар телим!» – дип өстәде Владимир Путин.
Махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен «Абилимпикс» һөнәри осталык чемпионаты бүген Казанда көннең беренче яртысында башланды. Ул 1 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Чара «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектының бер өлеше булып тора. Катнашучылар 21 компетенциядә осталыкларын күрсәтә. Төп ярышлардан тыш, җиде күрсәтмә компетенция дә каралган. Чемпионатта Татарстан исеменнән махсус хәрби операциянең 126 ветераны катнаша.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз