Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Путин Аббасны Казанга БРИКС саммитына чакырды
Россия Президенты Владимир Путин Палестина лидеры Мәхмүд Аббасны Казанда узачак БРИКС саммитына чакырды. Бу хакта Палестинаның Россия Федерациясендәге илчесе Абдель Хафиз Нофальга сылтама белән ТАСС хәбәр итә.
«Президент Путин рәсми рәвештә Мәхмүд Аббасны октябрьдә Казанда узачак БРИКС саммитында катнашырга чакырды», - дип белдерде агентлык әңгәмәдәше.
Аның сүзләренчә, дәүләтләрнең лидерлары шулай ук декабрьдә Мәскәүдә хөкүмәтара Россия-Палестина икътисади комиссиясен уздыру турында килешкән.
БРИКС саммиты Казанда 22-24 октябрьдә узачак. Татарстан башкаласы мэры Илсур Метшин мәгълүматлары буенча, чараны уздыру көннәрендә шәһәрдә 20 меңгә якын кунак көтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз