news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин 8-17 яшьтә балалары булган мохтаҗ гаиләләргә пособие турындагы карарны имзалады

Путин 8 яшьтән 17 яшькәчә балалары булган мохтаҗ гаиләләргә айлык түләү турындагы указны имзалады. РИА Новости шул турыда яза.

«2022 елның 1 апреленнән 8 яшьтән алып 17 яшьтәге балага социаль ярдәм күрсәтүгә мохтаҗ гражданнарга бирелә торган айлык акчалата түләүне билгеләргә <...>, Россия территориясендә даими яшәүчеләргә, субъектлар законнарында каралган тәртиптә һәм шартларда», - диелә документта.

Пособие илдә даими яши торган һәм Россия гражданины булган балага бирелә. Ә гаиләдә бер кешегә туры килгән уртача керем төбәктә җан башына исәпләнгән яшәү минимумы күләменнән артмаска тиеш.

news_right_1
news_right_2
news_bot