news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин 7 яшькә кадәрге балаларның ата-анасына «больничный» түләүләрен арттырырга кушты

Бу акчаны иминият стажына карамастан түләү ниятләнә.

(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин 7 яшькә кадәрге балаларның ата-аналарына «больничный» түләүләрен уртача хезмәт хакы күләменә кадәр арттырырга тәкъдим итте. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.

Бу акчаны иминият стажына карамастан түләү ниятләнә.

Дәүләт башлыгы хөкүмәткә бу мәсьәләне карарга һәм түләү күләме белән финанслау чыганагын билгеләргә кушты. Йөкләмәләр исемлеге Кремль сайтында чыккан.

news_right_1
news_right_2
news_bot