news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин: 6 елда Россиядә мәдәният объектларына 100 млрд сум юнәлдереләчәк

Россия Президенты Владимир Путин белдергәнчә, алдагы 6 елда хакимият кино һәм интернетта мәгърифәтчелек, мәгариф, тарихи һәм башка кирәкле иҗади проектларга өстәмә 100 млрд сум юнәлтәчәк.

«Мин шулай ук «Пушкин картасы» программасын киңәйтергә тәкъдим итәм. Хөкүмәттән өстәмә тәкъдимнәр әзерләүне сорыйм», — диде Путин.

Ул 2025 елдан Россиядә «Авыл мәдәният хезмәткәре» проекты эшли башлаячагын әйтте. Ул «Авыл укытучысы» һәм «Авыл табибы» программалары белән охшаш булачак..

news_right_1
news_right_2
news_bot