news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин 57нче полкка гвардия исеме бирде, аның составында «Тимер» батальоны бар

Путин 57нче полкка гвардия исеме бирде, аның составында «Тимер» батальоны бар
Фото: © Михаил Захаров, «Татар-информ»

Россия Президенты Владимир Путин составында Татарстанның «Тимер» батальоны булган 57нче мотоукчылар полкына «гвардия» дигән мактаулы исем бирде. Бу карар хокукый актларны рәсми бастырып чыгару порталында чыкты.

Документта билгеләп үтелгәнчә, карар «кораллы конфликтлар шартларында Ватанны һәм дәүләт мәнфәгатьләрен саклау буенча хәрби хәрәкәтләрдә полкның шәхси составы күрсәткән массакүләм батырлык, ныклык һәм кыюлык өчен» кабул ителгән. Шул вакыттан башлап полк рәсми рәвештә 57нче гвардия мотоукчылар полкы дип атала.

Полк составында «Тимер» батальоныннан тыш, шулай ук Россия Герое Александр Доставалов исемендәге Башкортстан батальоны һәм беренче Мәскәү батальоны да бар.

news_right_1
news_right_2
news_bot