news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин 3 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләр өчен өстәмә пособие кертте

3 яшькә кадәрге балаларның ата-аналары ана капиталы акчаларыннан ай саен пособие ала алачак. Бүген Россия Президенты Владимир Путин тиешле законга кул куйды.

Үзгәрешләр «Балалары булган гаиләләргә дәүләт ярдәменең өстәмә чаралары турында» һәм «Балалары булган гаиләләргә айлык түләүләр турында»гы законнарга кертелә. Хәзер өч яшькә кадәрге балалары булган гаиләләр ана капиталыннан бала өчен пособие ала алачак. Аның күләме бер яшәү минимумына тигез була.

Өстәмә түләүдән уртача керем җан башына яшәү минимумыннан ике тапкыр артмаган гаиләләр файдалана алачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100