news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин 22 ноябрьне Психолог көне итеп гамәлгә кую турындагы сорауга җавап бирде

Россия Президенты Владимир Путин үз администрациясенә 22 ноябрьне психологларның һөнәри бәйрәме итеп гамәлгә кую турындагы мәсьәләне хәл итүне йөкләячәк. Бу хакта ул яшь галимнәр белән аралашканда белдерде.

Катнашучыларның берсе Психолог көнен Россия психологик җәмгыяте оешу елында гамәлгә куярга тәкъдим итте. Бу хакта «Российская газета» хәбәр итә.

«Бернәрсә дә вәгъдә итмим, әмма администрациягә бу мәсьәлә буенча эшләргә кушачакмын», - дип җавап бирде Владимир Путин.

Ул шулай ук дәүләтнең барлык дәрәҗәләрдә дә психологик ярдәмгә аз игътибар бирүен әйтте.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot