news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин 21 ноябрьне Хәрби ант көне дип игълан итте

Россия Президенты Владимир Путин 21 ноябрьне Хәрби ант көне дип игълан итте. Шул хактагы закон хокукый мәгълүмат интернет-порталында урнаштырылган.

Билгеләп үтелгәнчә, истәлекле дата 1721 елның 21 ноябрендә Петр Беренченең «Хәрбиләр һәм гражданнар, шулай ук дин әһелләренә, ә солдатларга хезмәткә билгеләнгәндә һәр чинга ант бирү турында»гы указы чыгуга багышланган.

Законга теркәлгән документларда әйтелгәнчә, Хәрби ант көне Россия гражданнарында, барыннан да элек яшьләрдә, тарихи үрнәктә ватанпәрвәрлек һәм Ватанга фидакярләрчә хезмәт итү рухы тәрбияләү максатыннан булдырылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot