news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин 2036 елга кадәр Россия үсешенең илкүләм максатларын билгеләде

Россия Президенты Владимир Путин 2030 елга кадәр һәм 2036 елга кадәрге чорда ил үсешенең илкүләм максатларын билгеләде. Карар Кремль сайтында чыкты.

Максатлар сыйфатында барлыгы җиде пункт саналган:

  • халыкның сәламәтлеген ныгыту һәм кешеләрнең иминлек дәрәҗәсен күтәрү, гаиләгә ярдәм итү;
  • һәр кешенең потенциалын гамәлгә ашыру, аның талантларын үстерү, патриотик һәм социаль җаваплы шәхес тәрбияләү;
  • яшәү өчен уңайлы һәм имин мохит;
  • экологик иминлек;
  • тотрыклы һәм динамик икътисад;
  • технологик лидерлык;
  • дәүләт һәм муниципаль идарәнең, икътисадның һәм социаль өлкәнең цифрлы трансформациясе.

Максатлар традицион рухи-әхлакый кыйммәтләргә һәм патриотлык принципларына, кешенең өстенлегенә, социаль гаделлеккә һәм мөмкинлекләрнең тигезлегенә нигезләнеп, илнең тотрыклы икътисади һәм социаль үсешен тәэмин итү, аның суверенитетын ныгыту, халык санын арттыру һәм гражданнарның тормыш дәрәҗәсен күтәрү, шулай ук дәүләтнең һәм җәмгыятьнең иминлеген, тышкы дөньяга ачыклыкны тәэмин итү, гадел конкуренциягә, эшмәкәрлеккә һәм шәхси инициативага, югары нәтиҗәлелеккә һәм технологиягә нигезләнгән икътисади үсешне тәэмин итү өчен билгеләнгән, диелгән документта.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100