news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин 2030 елга ярлылык дәрәҗәсен 7 процентка кадәр киметү бурычын куйды

РФ Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга еллык юлламасында Россиядә ил халкының 9 проценты ярлылык чигендә булуын белдерде. Ул 2030 елга бу сан 7 процентка кадәр кимергә тиеш, диде.

«Кискен проблемаларның берсеннән башлыйм – күп балалы гаиләләр дә юлыккан аз керемлелек мәсьәләсе», – диде Путин.

Президент статистикага тукталды. 2000 елда ярлы хәлдә 42 млн нан артык кеше булган, аннары вазгыять кискен үзгәрә. 2023 елда Россиядә 13 млн кеше ярлылык дрәәҗәсендә яши дип исәпләнгән. «Бу да күп, әлбәттә, ләкин бу проблеманы хәл итү даими игътибар үзәгендә», – диде.

Путин ярлылык проблемасы элеккечә кискен дип, аның 9 процент кешегә кагылуын билгеләп узды. Күп балалы гаиләләр арасында ярлылык 30 процент тәшкил итә.

Прездинт 2030 елга ярлылык дәрәҗәсен 7 проценттан да киметү, ә күп балалы гаиләләр арасында хәерчелек һичьюгы 12 процентка кадәр кимесен, дигән бурыч куйды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100