news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин 2030 елга тулаем эчке продукт үсеше буенча Россияне дүртенче урынга күтәрергә кушты

РФ Президенты Владимир Путин 2030 елга кадәр Россия тулаем эчке продукты үсеш темпларының дөньядагы уртача күрсәткечтән югарырак булуын тәэмин итәргә, шулай ук якындагы алты айда илне тулаем эчке продукт күләме буенча дөньяда дүртенче урынга күтәрергә кушты. Әлеге указ 2030 елга һәм 2036 елга кадәрге перспективага ил үсешенең илкүләм максатлары исемлегенә кергән. Документ Кремль сайтында урнаштырылган.

Билгеләп үтелгәнчә, Россия тулаем эчке продуктын дүртенче урынга макроикътисади тотрыклылыкны, эшсезлекнең түбән дәрәҗәсен, шулай ук аның түбәнәю темпларын саклаган хәлдә хезмәт җитештерүчәнлеген үстерү хисабына күтәрергә тиешләр.

Тулаем эчке продуктка килгәндә, 2030 елга аның структурасында товар һәм хезмәтләр импорты өлеше 17 процентка җитәргә тиеш. Чимал һәм энергетик булмаган товарлар экспорты күләменең алты елдан соң узган елгы күрсәткеч белән чагыштырганда ким дигәндә 2/3гә артуы шарт.

Дәүләт башлыгы шулай ук 2030 елга төп капиталга инвестицияләр күләмен 2020 елгы дәрәҗә белән чагыштырганда ким дигәндә 60 процентка арттырырга кушты. Әлеге максатка ирешү өчен ул Хөкүмәткә инвестицион климатны даими рәвештә яхшыртырга тәкъдим итте.

Россиялеләрнең керемнәренә килгәндә, алар инфляция дәрәҗәсеннән дә азрак күләмдә үсмәскә тиеш. Шулай ук 2030 елга кадәрге чорда кече һәм урта эшкуарлык субъектының бер хезмәткәренә керемнәрнең реаль үсеше тулаем эчке продукт үсешеннән 1,2 тапкыр артыграк булуы шарт.

Моннан тыш, Путин Россия фонд базарының капитализациясен арттырырга күрсәтмә бирде. 2030 елга максат: тулаем эчке продуктны – 66, ә 2036 елга 75 процентка кадәр арттыру.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100