news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин: 2030 елга Россиянең барлык төбәкләре дә икътисади яктан мөстәкыйльрәк булырга тиеш

2030 елга Россиянең бөтен төбәге дә икътисади яктан күпкә мөстәкыйльрәк булырга тиеш. Бу хакта Федераль Җыенга юлламада Россия Президенты Владимир Путин сөйләде.

«Бу бөтен ил буенча гражданнарның үзреализациясе өчен тигез шартлар, гаделлек һәм югары тормыш стандартлары мәсьәләсе», – диде Президент.

Ул социаль өлкәгә, демографиягә, икътисадка, фәнгә, технологияләргә һәм инфраструктурага масштаблы инвестицияләр көтелә, диде.

news_right_1
news_right_2
news_bot