news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин: 2030 елга Россиядә уртача гомер озынлыгы 78 яшькә кадәр артырга тиеш

2030 елга Россия гражданнарының уртача гомер озынлыгы 78 яшькә кадәр артырга тиеш. Россия Президенты Владимир Путин «Халыкны саклау, сәламәтлеген ныгыту һәм кешеләрнең иминлек дәрәҗәсен күтәрү, гаиләгә ярдәм итү» илкүләм максаты кысаларында шундый бурыч куйды.

«Гомер озынлыгын 2030 елга 78 яшькә кадәр һәм 2036 елга 81 яшькә кадәр арттырырга», диелгән Кремль сайтындагы карарда.

Искәртик, бүген дәүләт башлыгы 2030 елга кадәр һәм 2036 елга кадәрге чорда ил үсешенең илкүләм максатларын билгеләде. Аерым алганда, Россиядә гражданнарның сәламәтлеген саклау платформасы барлыкка киләчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100