news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин 2030 елга кадәр кимендә 50 «югары экологик куркыныч ноктаны» бетерүне йөкләде

Россия Президенты Владимир Путин алдагы 6 елда кимендә 50 югары экология куркыныч «нокталарны» юкка чыгарырга кушты. Ул моның өчен «яшел технологияләр» кертергә, йомык цикллы икътисадка күчәргә кирәк, диде. Болар турында ул Федераль Җыенга еллык юлламада әйтте.

«2030 елга Россиядә сортировкага яраклы бөтен нәрсәгә, барлык каты калдыкларга сортировка ясалырга һәм аларның кимендә чиреге икенчел кулланылышка керергә тиеш. Мондый проектларга өстәмә финанслар бүләчәкбез, калдыклар белән эш итү буенча бизнес белән бергәләп якынча 400 объект һәм 8 экосәнәгать паркы төзиячәкбез», – диде Путин.

Ул соңгы биш елда Россиядә меңләгән километр елга һәм яр буйлары чистартылганын, Иделдә пычрак суларның яртысы кимегән әйтте. Әмма Путин илдәге су объектларының пычрануын тагын ике тапкырга киметергә кушты.

«Соңгы биш елда шәһәрләрдә 128 зур чүплекләр һәм экологик зыянлы 80 объект юкка чыгарылды, болар Россиянең 53 төбәгендә кешеләрнең яшәешен агулап торды», – дип сөйләде Путин.

Ул әйткәнчә, кайбер объектларда әлегә кичектергесез чаралар гына башкарылган. Ләкин аларны хәзерге хәлдә калдырырга ярамый, диде ул.

«Эшне ахырына җиткерергә кирәк. Монда кирәкле инфраструктураны булдырырга кирәк», – дип йомгаклады Президент.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100