Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Путин 2030 елга кадәр Россия үсешенең илкүләм максатлары турында указ имзалады
Документ тексты Россия Конституциясе буенча тавыш бирү һәм җәмәгатьчелек фикер алышу нәтиҗәләрен исәпкә алып әзерләнгән.
(Казан, 21 июль, «Татар-информ»). Россиядә 2030 елга уртача гомер озынлыгы 78 яшькә кадәр артырга, ә ярлылык дәрәҗәсе 2017 ел күрсәткече белән чагыштырганда ике тапкырга кимергә тиеш. Бу юнәлешне Россия Президенты Владимир Путин «2030 елга кадәр чорга Россия Федерациясен үстерү буенча илкүләм максатлар турында»гы боерыгында билгеләде.
Документта Россиядә үсешнең төп максатлары итеп биш юнәлеш күрсәтелгән. Бу - халыкны саклау, кешеләрнең сәламәтлеге һәм иминлеге; үз-үзеңне тормышта табу һәм талантларны үстерү өчен мөмкинлекләр тудыру; яшәү өчен уңайлы һәм имин мохит булдыру; лаеклы, нәтиҗәле хезмәт һәм уңышлы эшмәкәрлекне тәэмин итү, шулай ук цифрлы трансформацияне үстерү.
2030 елга кадәр чорга Россиянең илкүләм үсеш максатлары турындагы боерык РФ Конституциясе буенча тавыш бирү нәтиҗәләрен һәм ил үсешенең төп өстенлекләре буенча киң җәмәгатьчелек фикер алышуын исәпкә алып әзерләнгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз