news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин 2025 елны Ватанны саклаучылар елы дип игълан итәргә тәкъдим итте

Путин 2025 елны Ватанны саклаучылар елы дип игълан итәргә тәкъдим итте
Фото: Кремль сайты

Россия Президенты Владимир Путин 2025 елны Ватанны саклаучылар елы дип игълан итәргә тәкъдим итте.

«Киләсе елда без Бөек Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтәчәкбез. Шуңа бәйле рәвештә 2025 елны Ватанны саклаучылар елы дип игълан итәргә тәкъдим итәм», – диде дәүләт башлыгы РФ Дәүләт Советы утырышында.

Искәртик, сентябрьдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов шулай ук 2025 елны республикада Ватанны саклаучылар елы дип игълан итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot