Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Путин: 2024 елда Россия армиясе өчен корал сатып алу күләме шактый арттырылачак
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Россия гаскәрләрен тәэмин итү бер елда сизелерлек яхшырды һәм бу мөһим эш дәвам итәчәк. Саклану министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында Россия Президенты Владимир Путин 2024 елда корал һәм техника сатып алу һәм ремонтлау күләме шактый арттырылачагын әйтте. Трансляция Кремль матбугат хезмәте Телеграм-каналында узды.
«Армия һәм флот өчен киләчәккә нигез булдыруны дәвам итәргә. Шул исәптән, коралларның перспективалы төрләрен ясарга һәм серияле җитештерүгә әзерләргә кирәк. Роботлаштырылган комплекслар һәм хәрби лазерлар, ясалма интеллект кулланылган һәм яңа физик принципларга нигезләнгән корал турында әйтәм», - диде Россия лидеры.
Путин хәбәр иткәнчә, оборона-сәнәгать комплексының актив эшчәнлеге нәтиҗәсендә быел Россия Кораллы көчләрен бронетанк техникасы белән тәэмин итү өч тапкырга артты. Президент сүзләренчә, шулай ук заманча пилотсыз очкычлар һәм снарядлар җитештерүне арттырырга кирәк булачак. Бу турыда «Татар-информ» яза.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз