news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин 2023 елның гыйнварында бюджет хезмәткәрләренең хезмәт хакын индексацияләргә кушты

2023 елның гыйнварында бюджет өлкәсе хезмәткәрләренең хезмәт хакларын индексацияләргә кирәк, дип белдерде Россия Президенты Владимир Путин. Бу кирәкле чара, чөнки Россия халкы инфляциягә дучар булды – бәяләр сизелерлек артты, диде ул Хөкүмәт әгъзалары белән киңәшмәдә.

«<...> Икътисад буенча хезмәт хакы да, тулаем алганда, номиналь булса да, арта бара. Шуңа күрә киләсе елның гыйнварында ук бюджет хезмәткәрләренең хезмәт хакларын индексацияләргә, шулай ук бу ярдәмгә мохтаҗ төбәкләргә финанс ярдәме күрсәтергә кирәк», – дип китерә аның сүзләрен Кремль матбугат хезмәте.

Дәүләт башлыгы шулай ук бу кварталда Россиядә ярлылык дәрәҗәсенең 10,5 процентка кимүен билгеләп үтте. «Бу, әлбәттә, бераз гына кимү. Ләкин хәзерге катлаулы икътисади вазгыятьтә мондый уңай динамика бар. Менә аны сакларга кирәк», - диде Путин.

1 июньнән яшәү минимумы 10 процентка индексацияләнгән иде. Аның белән бәйле социаль түләүләр дә автоматик рәвештә үскән, дип искәртте Президент. «Безнең өстенлекле бурыч - керемнәрнең реаль үсешенә чыгу, тулаем илдә ярлылыкны һәм тигезсезлекне киметү», - дип искәртте ул.

Элегрәк РФ Президенты Россия гаиләләренең ярлылык куркынычын мөмкин кадәр киметергә кирәклеген әйткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100