news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин 2023 елны Россиядә Укытучы елы дип игълан итәргә тәкъдим итте

Президент сүзләренчә, РФ Хөкүмәте педагоглар хезмәтенә түләү системасын камилләштерергә җыена.

(Казан, 25 август, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин мәктәп, югары уку йорты укытучылары, чыгарылыш укучылары һәм аларның ата-аналары белән очрашу вакытында Россиядә 2023 елны Укытучы елы дип игълан итәргә тәкъдим итте.

Президент сүзләренчә, РФ Хөкүмәте педагоглар хезмәтенә түләү системасын камилләштерергә җыена, әмма әлеге мәсьәлә күп очракта дәүләт бюджеты мөмкинлекләренә бәйле. Бу хакта ТАСС хәбәр итә. 

«Барыннан да элек, әлбәттә, хезмәткә түләү системасын камилләштерергә кирәк. Мин хәзер Хөкүмәттәге кайбер хезмәттәшләребезне куркытмас өчен җентекләп сөйләп тормыйм, ләкин монда билгеле бер план бар. Аларны, әлбәттә, бюджет мөмкинлекләреннән чыгып гамәлгә ашырырга кирәк. Без моны алга таба да эшләячәкбез», — дип ышандырды Путин.


news_right_1
news_right_2
news_bot