Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Путин 2023 елны Музыка елы дип игълан итүне хуплады
2014 ел Россиядә – Мәдәният елы, 2015 ел – Әдәбият елы, 2016 ел Кино елы дип игълан ителгән иде, 2019 ел Театр елы дип игълан ителде.
(Казан, 16 декабрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин пианист Денис Мацуевның 2023 елны Россиядә Музыка елы дип игълан итү турындагы идеясен хуплады. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.
Сергей Рахманиновның тууына 150 ел тулу уңаеннан төрле мәдәни чаралар үткәреләчәк. Президент Мәдәният һәм сәнгать советы утырышында шул хакта белдерде.
Денис Мацуев инде күп еллар үткәрелмәгән Сергей Рахманинов исемендәге музыкаль бәйгене яңадан оештыра башларга тәкъдим итте. Пианист шулай ук Швейцариядәге Сенар утары хакында да искәртте. Ул бөек композиторның мемориалы булырга мөмкин.
2014 ел Россиядә – Мәдәният елы, 2015 ел – Әдәбият елы, 2016 ел Кино елы дип игълан ителгән иде. 2019 ел Театр елы дип игълан ителде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз