news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин 2023 елга Россиядә яшәү минимумы күләмен билгеләде

2023 елда Россиядә яшәү минимумы дәрәҗәсе 14 375 сум тәшкил итәчәк — быелгы ел белән чагыштырганда ул 456 сумга күбрәк. Россия Президенты Владимир Путин аны арттыру өчен, фаразланган ярлылык чиген исәпкә алып, Яшәү минимумы турындагы закон нормаларының гамәлдә булуын туктаткан документка кул куйды.

«Россия Федерациясе буенча тулаем алганда җан башына һәм халыкның төп социаль-демографик төркемнәре буенча, шул исәптән пенсиягә федераль социаль өстәмә күләмен билгеләү өчен, яшәү минимумы күләме <..>, 2023 һәм 2024 елларга федераль бюджет турында тиешле финанс чорына һәм план чорына федераль закон белән билгеләнә», - диелә законда.

«Россия Федерациясендә яшәү минимумы турында»гы закон нормалары 2024 елның 1 гыйнварына кадәр туктатылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100