Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Путин 2023 елда илнең тулаем эчке продукты 2 процентка кадәр үсәргә мөмкин булуын әйтте
Россия Президенты Владимир Путин, Петербург халыкара икътисади форум кунаклары һәм катнашучыларын сәламләп, санкцияләр шартларында, яңа икътисади чынбарлыкта Россия эшкуарлары актив һәм нәтиҗәле эшләвен дәвам итә, дип белдерде.
Аның сүзләренчә, экспертлар дөнья икътисады әкренәюен дәвам итәчәк, ә бу вакытта Россиянең тулаем эчке продукты быел ук 2 процентка кадәр үсәргә мөмкин дип бәяли.
«Искәртеп үтәм, Россия бизнес-берләшмәсе хәзерге икътисади чынбарлыкта актив эш итә, һәм легитим булмаган санкцияләрнең авыр нәтиҗәләрен җиңеп чыгу өчен күп эш эшләгән компанияләр һәм оешмаларның җитәкчеләренә һәм коллективларына тагын бер тапкыр рәхмәт белдерәсем килә. Экспертлар бәяләвенчә, 2023 елда дөнья икътисады әкренәюен дәвам итәчәк, ә Россиянең тулаем эчке продукт күләме 1-2 процентка үсәргә мөмкин», – диелгән Кремль сайтындагы телеграммада.
Путин шулай ук яңа ачылучы мөмкинлекләрне максималь файдаланырга, технология һәм финанс суверенитетын тәэмин итәргә, илдә тигезсезлек һәм фәкыйрьлек дәрәҗәсен киметеп, логистика төзергә һәм инфраструктураны камилләштерергә чакыра.
«Хезмәт базарын стимуллаштыру да приоритетлар сафында. Монда «сакчыл җитештерү» технологияләрен кертү, предприятиеләрне модернизацияләү буенча дәүләтнең һәм эшлекле даирәләрнең тыгыз партнерлык хезмәттәшлеге зарур. Һәм, әлбәттә, кадрларны әзерләү һәм белемнәрен күтәрү системасын төзекләндерү, гомуммилли мәшгульлек хезмәтен камилләштерү кирәк булачак», – дип ассызыклый дәүләт башлыгы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз