news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

2023 ел ахырына өч яшькә кадәрге барлык балалар яследә урыннар белән тәэмин ителәчәк

2023 ел ахырына Россиядә өч яшькә кадәрге барлык балалар яследә урыннар белән тәэмин ителәчәк. Бу хакта Стратегик үсеш һәм милли проектлар советы утырышында Россия Президенты Владимир Путин белдерде.

«Киләсе ел ахырына өч яшькә кадәрге барлык балалар яследә урыннар белән тәэмин ителәчәк», – дип вәгъдә итте дәүләт башлыгы.

Ул билгеләп үткәнчә, төбәкләрдә мәгариф учреждениеләрен төзү һәм төзекләндерү буенча масштаблы кампания дәвам итәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot