news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин 2019 ел башыннан минималь хезмәт хакын арттыру турында законга кул куйды

1 гыйнвардан минималь хезмәт хакы күләме 11 мең 280 сум тәшкил итәчәк һәм яшәү минимумына туры киләчәк.

(Казан, 26 декабрь, «Татар-информ»). РФ Президенты Владимир Путин 2019 ел башыннан хезмәт өчен түләүнең минималь күләмен 117 сумга арттыру турындагы законга кул куйды. Тиешле документ хокукый мәгълүмат интернет-порталында урнаштырылган.

1 гыйнвардан минималь хезмәт хакы күләме 11 мең 280 сум тәшкил итәчәк һәм яшәү минимумына туры киләчәк. Закон Дәүләт Думасы һәм Федерация Советы тарафыннан хупланды.

Минималь хезмәт хакы узган елның II кварталы өчен яшәү минимумына туры килергә тиеш дигән таләп 2017 елның ахырында ук кабул ителгән Федераль законда бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100