news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин 2018 елгы дөнья чемпионаты узганнан соң стадионнарны куллану турында сөйләде

Президент стадион корылмалары Россиядә футбол үсешенә яңа импульс бирер дигән өметтә булуын да әйтте.

(Казан, 7 июнь, "Татар-информ"). Россия Президенты Владимир Путин “Туры элемтә” дә 2018 елгы дөнья чемпионатына Россиядә төзелгән стадионнар ярышлардан соң да кулланылачак дип белдерде. 

Путин Сочины мисалга китереп, анда Олимпиадага төзелгән инфраструктура объектларының хәзерге вакытта тулысынча кулланылганын әйтте.

Шулай ук, ул стадион корылмалары Россиядә футбол үсешенә яңа импульс бирер дигән өметтә булуын да әйтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot