news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин 2018 ел бюджетына төзәтмәләр кертү турындагы карарны имзалады

Федераль казна 0,5 трлн сум профицит алачак.

(Казан, 4 июль, “Татар-информ”). Россия Президенты Владимир Путин 2018 ел бюджетына төзәтмәләр кертү турындагы документны имзалады. Бу хакта RT хәбәр итә.

Федераль бюджетка кертелгән төзәтмәләр буенча казна, элек теркәлгән 1,3 процент дефицит урынына, тулаем эчке продукттан 0,5 процент чамасы профицит алачак. Бюджет кереме 17,07 трлн сумга кадәр артачак. Чыгымнар 16,59 трлн сум тәшкил итәчәк.

  • 2018 ел бюджетына төзәтмәләрне Россия парламенты раслаган иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot