news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин 2017 елда пенсияләрне индексацияләү өчен акча табарга кушкан

Бу хакта ул социаль-икътисад мәсьәләләргә багышланган киңәшмәдә җиткергән.

(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин федераль бюджетка 2017 елда пенсияләрне индексацияләү өчен быелгы инфляция дәрәҗәсен истә тотып акчалар салырга кушты. Бу хакта ул бүген социаль-икътисад мәсьәләләргә багышланган киңәшмәдә әйтте, дип хәбәр итә ТАСС.

«Өлкән буын кешеләренә һәм социаль якланмаган кешеләргә булышырга кирәк. Пенсионерларга бер тапкыр түләнәбирелә торган түләү өчен акча табарга кирәк, бу хакта без сезнең белән килешкән идек», — дигән Путин.

Моннан тыш, пенсияләргә федераль социаль өстәмә түләүләр буенча алдан хәстәрен күрергә кирәк, дип өстәгән ул.  

news_right_1
news_right_2
news_bot