Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Путин 2017 ел язында хәрби хезмәткә 142 мең гражданны чакыру турындагы указга кул куйды
2016 елның көзендә хәрби хезмәткә 152 мең граждан чакырылган иде.
(Казан, 30 март, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин гражданнарны хәрби хезмәткә чакыру турындагы указны имзалады. Аның нигезендә, бу язда Россия Кораллы Көчләрендә хезмәт итәргә 142 мең граждан китәчәк. Документ хокукый мәгълүмат рәсми порталында басылып чыкты, дип җиткерә ТАСС.
2016 елның октябрь – декабрь айларында дәүләт башлыгы указы нигезендә армиягә 18дән 27 яшькәчә булган 152 мең Россия гражданы чакырылган иде. 2016 гелның язында чакыру буенча Кораллы Көчләргә 155 мең, 2015 елның көзендә - 147,1 мең кеше алынды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз