Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Путин 2016 елдагы керемнәре буенча хисап тотты
Дәүләт башлыгының хезмәт хакы, 2015 ел белән чагыштырганда, бераз кимегән.
(Казан, 14 апрель, "Татар-информ"). РФ Президенты Владимир Путин 2016 елда 8 млн. 858 мең сумнан артыграк акча эшләгән. Бу саннар дәүләт башлыгының керем декларациясеннән күренә. Аны Кремль матбугат хезмәте бастырган.
Президент 1,5 мең кв. м мәйданлы җире, 77 кв. м фатиры һәм 18 кв. м гаражы, шулай ук якынча 154 кв. м фатиры һәм мәйданы 18 кв. м булган гараж урыны хакында хисап тотты.
Дәүләт башлыгы ике автомобильгә ия: ГАЗ М-21 "Волга", "Нива" автомашинасы һәм "Скиф" автомобиль прицепы.
Искәртеп үтәбез, хуҗа булган һәм кулланылышта йөрткән күчемсез милек объектлары һәм алда саналган транспорт чаралары турында Путин узган елда да хисап тоткан иде.
2015 елда Россия Президенты якынча 8 млн 892 мең сум акча эшләгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз