news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин 16 яшькә кадәр баласы булган ялгыз ата-аналарны эштән җибәрүне тыючы закон имзалады

Путин 16 яшькә кадәр баласы булган ялгыз ата-аналарны эштән җибәрүне тыючы закон имзалады
Фото: «Татар-информ»

Россия Президенты Владимир Путин 16 яшьтән кечерәк балалар тәрбияләүче ялгыз ата-аналарны эштән җибәрүне тыя торган законны имзалады. Документ хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган.

Искәртеп узабыз, элегрәк РФ законнары буенча эш бирүчеләрнең 14 яшькә кадәрге балалары булган хезмәткәрләрне эштән җибәрү хокукы юк иде. Ягьни яңа закон әлеге яшь чиген 2 елга арттыра дигән сүз.

Кабул ителгән карарны балаларның, кагыйдә буларак, нәкъ менә 16 яшьтә төп гомуми белем алуы белән аңлаталар. Шуңа бәйле рәвештә, ялгыз ата-аналар балалары әлеге яшькә җиткәнче дәүләт тарафыннан өстәмә яклауга мохтаҗ.

Закон басылып чыкканнан соң 10 көн үткәч үз көченә керә.

news_right_1
news_right_2
news_bot