Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Путин: 15 мең сумлык өстәмә түләүне барлык хәрби хезмәткәрләр алачак
Ил җитәкчесе өстәмә түләүне хәрби училище курсантлары һәм хокук саклау органнары хезмәткәрләренә дә таратырга тәкъдим итте.
(Казан, 24 август, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин илнең барлык хәрби хезмәткәрләренә 15 мең сум түләргә йөкләде.
Дәүләт башлыгы «Бердәм Россия» партиясе съездының икенче өлешендә катнаша, анда сайлау алды программасының йомгаклау вариантын расланырга тиеш.
«Бу түләүне, погондагы йолдызлар санына карамыйча, барысы да бер үк күләмдә алсын», — диде Владимир Путин.
Ул шулай ук әлеге түләүне хәрби училище курсантлары һәм хокук саклау органнары хезмәткәрләренә дә таратырга тәкъдим итте.
Бу инициативаны дәүләт башлыгы узган якшәмбе көнне «Бердәм Россия» әгъзалары белән очрашуда ук белдерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз